news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге иҗат сезонын ача

28 сентябрьдә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә чираттагы иҗади сезон ачылу уңаеннан бәйрәм чаралары узачак.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә чираттагы иҗади сезон ачылу уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Уртак тырышлык һәм төрле милләт кешеләре ярдәме белән без йортыбызны-татар мәдәнияте учагын саклап калдык! Килегез һәм бөтен гаилә өчен түгәрәкләр һәм студияләр, концертлар, иҗади кичәләр һәм яңа форматтагы чаралар турында белерсез. Без аларны 2019-2020 еллар сезонында үткәрү өчен әзерләдек», — дип язалар Татар мәдәни үзәге вәкилләре.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100