Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүнең татар мәдәни үзәге барлык теләүчеләрне татар теле курсларына чакыра
Онлайн һәм офлайн дәресләрдә, беренче чиратта, татарча көнкүреш темаларына сөйләшергә өйрәтәчәкләр.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә чираттагы иҗади һәм белем алу сезоны ачыла. Теләгән һәркем татар теле курсларына килә ала. Уку бушлай, дустанә һәм профессиональ дәрәҗәдә булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сөйләде.
«Онлайн дәресләр өч ай дәвамында барачак, аны үткәннән соң көнкүреш темаларына дөрес әйтелеш белән укый, яза һәм сөйләшә алачаксыз. Офлайн дәресләр тирәнтен еллык белем бирү программасына нигезләнгән, ул һәр шимбә саен Татар мәдәни үзәгендә узачак. Курсларга барыр алдыннан 8(495) 951 87 59 телефоны буенча язылу шарт», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз