Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүнең татар композиторлары берлеге аваз сала
Мәскәүнең татар композиторлары берлеге аваз сала
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Фоат Уразаев). 23 гыйнварда Россия башкаласының МЭЛЗ Мәдәният сараенда «Мәскәүнең татар композиторлары берлеге»н тәкъдир итү концерты була. Бу чара Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү татарларының милли-мәдәни мохтәрияте ярдәмендә оештырыла. Әлеге концертта Мәскәүнең яшь композиторлары әсәрләре башкарылыр дип көтелә. Аларны танылган җырчылар Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, Айдар Гайнуллин һ.б. башкарачак.
Мәскәүнең татар композиторлары берлеге әле ярты ел гына элек оешкан булса да, аның әгъзалары шактый гына иҗат активлыгы күрсәтә. Аларның яңа әсәрләре кергән беренче җыентык инде әзерләнеп тә өлгергән. Бүгенге көндә Берлеккә 12 композитор керә.
«Мәскәүнең татар композиторлары берлеге»н тәкъдир итү концертына Татарстаннан да кунаклар барачак. Соңыннан бу концерт «Татарстан» һәм ТЯГ телеканалларыннан күрсәтелер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз