news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең татар халкы өчен әһәмияткә ия урыннары буйлап виртуаль экскурсия оештырыла

«Әлеге сәяхәттә билгесез фактлар, сенсацион ачышлар хакында сөйләячәкбез һәм тарихчы, радиода тапшырулар алып баручы Марат Сәфәров белән бергә башкаланың «татар тарихы» белән бәйле урыннарына сәфәр кылачакбыз», - дип искәртә оештыручылар.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе башкаланың татар халкы өчен әһәмияткә ия тарихи урыннары буйлап эскурсияләрнең яңа форматын тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.

«Безнең белән бергә Мәскәү буйлап гадәти булмаган виртуаль сәяхәткә чакырабыз. Әлеге сәяхәттә билгесез фактлар, сенсацион ачышлар хакында сөйләячәкбез һәм тарихчы, радиода тапшырулар алып баручы Марат Сәфәров белән бергә башкаланың «татар тарихы» белән бәйле урыннарына сәфәр кылачакбыз. Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясенең социаль челтәрләрендә очрашабыз, безнең экскурсия автобусында урын һәркемгә җитәчәк!» - дип искәртә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100