news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең "Шатлык" фольклор ансамбле төркемгә балалар эзли

Биредә җыр, бию һәм татар теле дәресләре бирелә.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә эшләүче "Шатлык" фольклор ансамбле чыгыш ясау өчен өстәмә рәвештә балалар туплый. Бу хакта Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
"Шатлык"та 4-17 яшьлек балалар шөгыльләнә. Биредә җыр, бию һәм татар теле дәресләре бирелә. 
 
Ансамбльне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкли.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100