news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең "Рамазан чатыры"нда Татарстан Республикасы кичәсе үтте

ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан оештырылган чарада меңнән артык кеше катнашты

(Мәскәү, 1 июль, «Татар-информ»). Мәскәү ел саен үткәрелүче мәдәни-хәйрия проекты кысаларында Татарстан Республикасы кичәсе һәм бәйрәм ифтары үтте.

Кичәнең рәсми ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, РФ Президенты Эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Павел Семенов, Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт, төбәкара элемтәләр һәм туристлык департаменты идарәсе башлыгы Алексей Ширшов, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Габбасов, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Галәветдинов, дин белгече, Мемориаль мәчет имамы Шамил хәзрәт Галәветдинов катнашты.

Чарага Согуд Гәрабстаны, Төркия, Кыргызстан, Төркмәнстан һәм башка ил илчелекләре вәкилләре, шулай ук төбәк вәкиллекләреннән дә кунаклар килгән иде, дип хәбәр итә ТРның РФдагы Тулы вәкләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Татарстан кичәсенә "Мәскәүдә Татарстан якташлыгы" вәкилләре - сәясәтчеләр, мәдәният һәм сәнгать эшлекләре, хәрбиләр һәм эшмәкәрләр дә җыелган.

Равил Әхмәтшин кичә кунакларын Рамазан ае һәм якынлашып килүче Ураза гаете белән котлады. Шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелеге исменнән Россия Мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәтетеә ун елдан артык Мәскәүдә Рамазан кичәләре үткәргән өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук күптән түгел Казанда 10 меңләп кеше җыелган республика ифтары үтү турында да әйтеп узды.

Р.Әхмәтшин билгеләп узганча, бу көнне без Мәскәүдә татар телен, гоеф-гадәтләрен саклап калуга үзләреннән зур өлеш керткән, күптән түген якты дөнья белән хушлашкан кешеләрне искә алырга тиеш. Бу Россиянең атказанган тренры Бәдүт Сәйфуллин, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре СССРның Әфганстандагы илчесе Фикрәт Табеев, РФ Югары суды рәисе урынбасары Ринат Смаков, совет һәм Россия халыкара журналисты Фәрит Сәйфимөлеков, тарихчы һәм көнчыгышны өйрәнүче Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин, СССРның аткаанган спорт мастеры, ун мәртәбә СССР чемпионы Гайнан Сәйхуҗиннар. 

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Бариновның кичәне оештыручыларга һәм кунакларга юлланган сәламләвендә "Рамазан чатыры"ның дөньяны яхшырак итәргә омтылган бөтен кешене берләштерүче зур күләмле мәдәни-хәйрия акциясе булуы турында әйтелгән иде.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин исеменнән кунакларны Рушан хәзрәт Габбасов сәламләде. "Без Татарстанның үсешен күзәтеп барабыз һәм республиканың икътисад, сәясәт, социаль-хәйрия тармакларындагы уңышларына сөенәбез", - дип билгеләп үтте ул.

Рәсми өлеш тәмамланганда Равил Әхмәтшин ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән "Ш.Мәрҗәни исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм аларны үстерү фонды" президенты Рөстәм Сөләймановка милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен Мактау грамотасын тапшырды.

Рәсми өлештән соң кунаклар өчен Татарстан сәнгать осталары әзерләгән мәдәни программа оештырылган иде. Концертта баянчы Наил Сәгъдиев, җырчы Илгиз Шәйхразиев, Базарбау, Зөлфирә Шәйдуллин, курайчы Степан Пушин һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез: быел чатыр 6 июньнән 5 июльгә кадәр эшли. Ул Поклон тавындагы Мемориаль мәчет каршында оештырылган.

(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot