news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Пресненский районында беренче тапкыр Сабан туе оештырыла

Бәйрәм 7 июль көнне "Красная Пресня" мәдәният һәм ял паркында үткәреләчәк.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Мәскәүнең Пресненский районында беренче тапкыр Сабан туе узачак. Бу хакта Татар яшьләре порталы хәбәр итә. 
 
Бәйрәм 7 июль көнне "Красная Пресня" мәдәният һәм ял паркында үткәреләчәк. 
 
Сабан туенда, гадәттәгечә, милли уеннар, ярышлар, татар милли ризыкларыннан авыз итү булачак. Балалар өчен аерым күңел ачу программасы әзерләнәчәк, диелә хәбәрдә. 
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot