news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Розия Мукминованы искә алдылар

Розия Мукминова - Үзәк Азия тарихын өйрәнүче, тарих фәннәре докторы.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә бүген Үзәк Азия тарихын өйрәнүче, тарих фәннәре докторы Розия Мукминованы искә алдылар. Аның истәлегенә багышланган фәнни конференция уздырдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтындагы хәбәрдә җиткерелә.

Конференцияне Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Фәннәр академиясе Тарих институты оештыра.

Бүгенге конференциянең төп максаты – галимнәрнең Үзбәкстанның дини һәм матди мәдәниятенә багышланган яңа тикшеренүләрен тәкъдим итү.

Бохара һәм Сәмәрканд кебек борынгы шәһәрләр Розия Мукминова игътибарында булган. Ул үз тормышын һәм талантын Үзбәкстан фәненә һәм мәдәниятенә багышлаган татар интеллигенциясе вәкиле. Конференциядә Үзбәкстан тарихының төрле мәсьәләләре һәм чорлары буенча фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot