news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә меңләгән мөселман җыелды

Кырымда да массакүләм бәйрәм намазы узды, анда 2 меңнән артык мөселман катнашты.

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә меңләгән мөселман җыелды
Владимир Васильев/архив

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бәйрәм намазында катнашу өчен Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә меңләгән мөселман җыелды. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә, дип яза «Известия».

Телеканал мәгълүматлары буенча, дин тотучылар мәчеткә таң атканчы ук килгән. Күп кенә мөселманнар вәгазьне тышкы якта тыңлаган, алар өчен урамда келәмнәр җәелгән. Намаз тәмамланганнан соң, алар өйләргә таралыша һәм якыннары белән бәйрәмне билгеләп үтәчәк. Быел башкалада гает намазына дин тотучылар рекордлы санда җыелды.

Шулай ук Кырымда да массакүләм бәйрәм намазы узды, анда 2 меңнән артык мөселман катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot