Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Коръән фестивале оештыралар
Өч меңнән артык квадрат метр мәйданда мастер-класслар, конкурслар, викториналар һ.б. була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте, «Фадлан» продюсерлык үзәге, «Актив» волонтерлар хәрәкәте 24 мартта Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Коръән фестивале оештыра. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу көнне Мәскәүнең Җәмигъ мәчете төрле яшьтәге төрле дин һәм милләт вәкилләре өчен зур мәдәни-мәгърифәтчелек, полиэтник һәм поликонфессиональ мәйданчык булачак. Өч меңнән артык квадрат метр мәйданда мастер-класслар, конкурслар, викториналар һ.б. узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Чара «Сафмар» һәм «Зәкят» хәйрия фондлары ярдәмендә үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз