news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә «Ислам - почта открыткасында» күргәзмәсе ачылды

Ислам дөньясы тарихы сакланган открыткаларда мәчет, гыйбадәт урыннары, зират, мавзолей, төрле вакыйгалар һ.б. сурәтләнгән.

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә «Ислам - почта открыткасында» күргәзмәсе ачылды
muslim.ru

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә «XIX гасыр ахыры XX башында Россия империясендә Ислам - почта открыткасында» күргәзмәсе ачылды. Аның өчен материалларны коллекционер Ибраимов Низами һәм Мәскәү шәһәре Кырым татарлары якташлыгы биргән.Бу турыда Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Галәветдинов, тарихчы Низами Ибраһимов, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәхәллә вәкилләре катнашты.

Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов сүзләренчә, бүгенге көндә, компьютерлар кешеләрнең аерылгысыз өлешенә әверелгән вакытта, күпчелек почта маркасының нинди икәнлеген белми. Әлеге күргәзмәдә ислам тарихы белән танышырга мөмкин.

Ислам дөньясы тарихы сакланган открыткаларда мәчет, гыйбадәт урыннары, зират, мавзолей, төрле вакыйгалар һ.б. сурәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100