news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә «Хәләл азык-төлек» кибете эшли

Кибеттә сатыла торган барлык продукциягә Россия Мөфтиләр шурасының «Хәләл» Халыкара Стандартлаштыру һәм сертификация үзәге сертификаты бирелгән.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүнең Җәмигъ мәчете территориясендә урнашкан «Хәләл азык-төлек» кибете 1996 елдан бирле эшли. Бу кибет Россия башкаласында мөселман кануннарына нигезләнеп әзерләнгән продуктлар белән сату итүче беренче кибет санала. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кибеттә яңа чалынган хайван итенең бай ассортименты тәкъдим ителә. Бирегә сарык, сыер, ат, тавык, үрдәк, каз һәм күркә итләрен Пенза өлкәсенең экологик чиста районыннан китерәләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Казылык эшләнмәләре һәм ит ярымфабрикатлары Мәскәү өлкәсенең «Хәләл Аш» һәм «Экопрод» заводларында җитештерелгән. Кибеттә сатыла торган барлык азык-төлек кебек үк, әлеге продукциягә дә Россия Мөфтиләр шурасының «Хәләл» Халыкара Стандартлаштыру һәм сертификация үзәге сертификаты бирелгән.

Моннан тыш, кибеттә кондитер эшләнмәләре һәм сөт продуктларының киң ассортименты тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot