news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Киев вокзалыннан кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Бинадан 300гә якын кеше чыгарылган, урында оператив хезмәткәрләр эшли.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү үзәгендәге Киев вокзалында гранатага охшаган әйбер табылган. Бу хакта ТАСС агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Шикле әйбер табылганнан соң, бинадан 300гә якын кеше эвакуацияләнә. Урында оператив хезмәткәрләр эшли.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Үзәк федераль округ буенча транспорт идарәсе матбугат хезмәтендә Киев вокзалы территориясендә гранатага охшаган әйбер табылуын расладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot