news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Каюм Насыйри үзәгендә Тукай шигырьләре яңгырады

Быел Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула.

Мәскәүнең Каюм Насыйри үзәгендә Тукай шигырьләре яңгырады
tatarstan.ru

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). 6 апрель көнне Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбендә урнашкан Каюм Насыйри үзәгендә «Тукай укулары» узды. Очрашуда шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны үзәк методисты Ләлә Сәетова ачып җибәрде. Ул курсларга йөрүчеләрне шагыйрьнең иҗат биографиясе белән таныштырды. М.Горький исемендәге Әдәбият институтының III курс студенты Артур Хәсәнов «Татар халкы мифологияләре һәм аларның Габдулла Тукай иҗатына йогынтысы» дигән лекция белән чыгыш ясады.

Чара Г.Тукайның татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын күмәкләп башкару белән төгәлләнде.

15 апрельдә 13.00 сәгатьтә, шагыйрьне искә алу көнендә, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куячак.

26 апрель көнне Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең туган көненә багышланган чара узачак. Быел Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100