Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүнең Ислам университеты талиплары диплом яклады
Мәскәүнең Ислам университеты талиплары диплом яклады
«Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдән алынган хәбәрләргә караганда, кичә башкаланың Ислам университеты талиплары диплом эшләрен яклаган. Тәҗрибәле мөгаллимнәр хөкеменә чыгарылган диплом эшләренең темалары күптөрле. Алар арасында татар халкының тарихында, көнкүрешендә һәм традицияләрендә Исламның роленә, зәкятнең мәгънәсенә, хатын-кызның җәмгыятьтәге урынына, шулай ук эчкечелек, әфьюн һәм азартлы уен проблемаларына кагылышлылары да бар.
Диплом эшләренең күптөрле булуы һәм бүгенге көннең актуаль проблемаларына багышлануы, шулай ук аларның эчтәлек ягыннан да тулы һәм кызыклы булуы Мәскәү Ислам университетының абруйлы мөселман уку йорты булуы хакында да сөйли. Тирән белемле бүгенге талиплар, тиздән юлламалар алып, үзләренең эш урыннарына да таралышачак. Аерым даирәләрнең Исламга яла ягуларына да карамастан, хак диннең абруе үсә барганда һәм Россиянең мөселманнар тупланып яшәгән төрле төбәкләрендә мәчетләр саны көннән-көн арта торганда, дипломлы белгечләргә бүген ихтыяҗ бик зур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз