Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүнең Җиңү музеенда Мәхмүт Гәрәев турында фильм күрсәтәчәкләр
Фильм 28 һәм 29 декабрьдә иртәнге сәгать 11дән кичке 7гә кадәр күрсәтеләчәк.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). 28 һәм 29 декабрьдә Мәскәү шәһәренең Җиңү музеенда Дан залы гөмбәзендә армия генералы, хәрби җитәкче Мәхмүт Гәрәев истәлегенә фильм күрсәтелә. Фильм «Ерак Көнчыгыш финалы» дип атала. Бу хакта Җиңү музееның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ун минутлык 3D-фильм вакытында бирегә килүчеләр совет хәрби җитәкчесе, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, 1945 елның августында совет-япон сугышында катнашкан армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең хатирәләрен тыңлый алачак.
Дан залы гөмбәзендә видеомэппинг технологиясе ярдәмендә тарих битләрен җанландырачаклар. Тамашачылар 1937-1945 елгы вакыйгалар белән танышачак. Видеопроекциядә Япониянең Кытайга һөҗүм итүе һәм Кытай Республикасында Совет иреклеләре ярдәме, Хәсән күле һәм Халхин-Гол елгасы янындагы сугышлар, Перл-Харборга һөҗүм итү турында сөйләнәчәк.
Тамашачылар 1945 елның төп вакыйгаларын – Ялта һәм Потсдам конференциясен, Хиросима һәм Нагасакины бомбага тотуны, Маньчжур операциясенең башлануын, «Миссури» линкоры бортында Япония капитуляциясе турындагы актка кул кую мизгелләрен күрә алачак.
Фильм 28 һәм 29 декабрьдә иртәнге сәгать 11дән кичке 7гә кадәр күрсәтеләчәк.
Мәхмүт Гәрәев алты сугышта катнаша. 1941 елның ноябрендә Мәскәү янындагы бәрелештә хәрби чирканчык ала, ә 18 яшендә батальон командиры була. Генерал Гәрәев егерме елдан артык Хәрби фәннәр академиясен җитәкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз