news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең "Диләфрүз" татар театры артистлары Татарстан Милли китапханәсенә очрашуга килә

30 еллык тарихка ия "Диләфрүз" татар халык театрына багышланган яңа китап җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). 30 гыйнварда Казанда Татарстанның Милли китапханәсендә (Кремль урамы, 33) Мәскәүдәге "Диләфрүз" татар халык театры 30 еллыгына багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булачак, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте. 17.00 сәгатьтә башланачак әдәби-музыкаль кичә китапханәнең "Театр кунакханәсе" мәдәни проекты кысаларында оештырыла.

Очрашуда "Диләфрүз" театры артистлары да катнашачак. Әйтергә кирәк, Россия башкаласында эшләүче татар халык театры 30 ел буе халыкка татар телен, әдәбиятын, сәнгатен танытуга, милли мәдәниятне үстерүгә өлеш кертеп, шәһәр күләмендә уздырыла торган күп кенә мәдәни чараларда чыгышлар ясап килә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot