news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Дәүләт театр музеенда татар театры тарихына багышланган күргәзмә әзерләнә

Татар театрының 110 еллык тарихына багышланган күргәзмә 2017 елның 13 гыйнварында ачылачак.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). 2017 елның 13 гыйнварында Мәскәү шәһәренең А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музеенда “Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Әлеге мәдәни проект А.А.Бахрушин исемендәге музей һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәттәшлегендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Г.Камал театрының матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә беренче татар театр труппалары “Сәйяр” һәм “Нур” афишаларыннан уникаль тупланма, татар эшчеләренең “Эшче”, күчмә Колхоз-совхоз театрларының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының XX гасырдан башлап бүгенге көнгәчә репертуарларын чагылдырган афишалары тәкъдим ителә.

Күргәзмәнең кураторы - сәнгать белгече, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова.

news_right_1
news_right_2
news_bot