news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда “Үзгәреш җиле” фестиваленең гала-концерты башланып китте

“Үзгәреш җиле” - татар телендә башкарылучы популяр музыканы аны дөнья сәхнәсенә алып чыгу максатын куйган музыкаль проект.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең гала-концерты башланып китте, дип хәбәр итә “Татар-информ”ның Мәскәүдәге хәбәрчесе Александр Долгов.

Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, генерал Рәсим Акчурин, академик Роберт Нигъмәтуллин, Татарстанның һәм Росссиянең халык артисты Ренат Ибраһимов һәм башкалар бар.


“Үзгәреш җиле” - татар телендә башкарылучы популяр музыканы сыйфатлы итеп үстерүгә ярдәм итү һәм аны дөнья сәхнәсенә алып чыгу максатын куйган музыкаль проект.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot