Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүнең "Бердәмлек" татар яшьләре клубы "Кич утыру"га чакыра
Кичке уеннарны оештыручылар сүзләренә караганда, бу – "Аулак өй"нең яңа форматы.
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Мәскәүнең "Бердәмлек" яшьләр клубы 14 майда “Кич утыру"га чакыра. Яшьләр кичәсен оештыручыларның берсе Римма Гомәрова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына булачак чараның программасы турында сөйләде.
“Без халык традицияләрендә сакланган аулак өйләрне яңа форматта уздырырга булдык. Монда җырлап-биеп утыру гына булмаячак. Кул эшләре остаханәсе эшләячәк, анда һәркем бүләкләр әзерләячәк. Бөтенесен дә алдан ачып бирәсебез килми, кичәнең темасы Сабан туена бәйле булачак”, – диде Римма Гомәрова.
Римма Гомәрова "Бедәмлек" яшьләр клубы уздыра торган аулак өйләрнең кич утырулардан аермасын, соңгысында мастер-класслар оештырылуда күрә: “Кич утыруларда без мастер-класслар үткәрәчәкбез. Элегрәк безнең чараларда талантлы яшьләргә ачык микрофон тәкъдим ителсә, хәзер без кунакларга мастер-класслар бирергә булдык. Һәркем үзенә күп кенә яңалык алыр дип өметләнәбез”, – диде ул.
“Кич утыру”лар оештырып, татар яшьләрен җыю, берләштерү мөмкинлеге бар. “Бу очрашулар татар яшьләрен берләштерер дип өметләнәм. Бигрәк тә, мондый чараларга татар студентлары килә. Алар бер-берсе белән туган телдә аралаша ала”, – дип искәртте Римма Гомәрова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз