news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башлыйлар

Ел дәвамында дин әһелләре чиратлап Коръән укыячак.

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башлыйлар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 7 гыйнварда 12: 00 сәгатьтә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башлыйлар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Дин әһелләре һәр көн саен 24 сәгать дәвамында чиратлап Коръән укый. Алар бары тик мәҗбүри догалар өчен генә тәнәфесләргә бүленәчәк.

Коръән уку Мәскәү Җәмигъ мәчетенең интернет-сайты - mihrab.ru аша онлайн-трансляцияләнәчәк .

Тәүлек буе Коръән укуның ачылуы зур әһәмияткә ия. Ул Хак Тәгаләнең йомгаклау Юлламасының мөһимлеген тагын бер кат искәртеп, Җәмигъ мәчетен һәм башкаланы үз рәхмәте белән тулыландырырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Әлеге чара шулай ук мәрхүмнәр рухына дога булачак, дип ниятләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100