news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчетенә Коръәннең уникаль басмасын бүләк иттеләр

Изге китап Җәмигъ мәчете музее экспозициясендә лаеклы урын алачак.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәре Эчке эшләр идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет эшчәнлеге кысаларында, Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр буенча урынбасары, РФ Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча Баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Рушан хәзрәт Әббәсов полиция башлыгы урынбасары - РФ Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча Баш идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы, полиция генерал-майоры Виктор Коваленко белән очрашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Мәскәү Дәүләт автоинспекциясе бинасында узган. Әңгәмә барышында яклар алдагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышкан һәм юл хәрәкәте иминлеген камилләштерүдә, шулай ук машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең җаваплылык дәрәҗәсен арттыру буенча кисәтү чаралары оештыруда өстенлекле юнәлешләрне билгеләгән.

Профильле музей оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе буларак, Виктор Васильевич Мәскәү Җәмигъ мәчетенә 1895 елда Казанда дөнья күргән Изге Коръәннең уникаль басмасын бүләк итте, дип хәбәр ителә  Россия Мөселманнарының Диния Нәзарәте сайтында.

Рушан хәзрәт Әббәсов югары һөнәри осталыгы, тырыш хезмәте һәм кыйммәтле бүләге өчен Виктор Коваленкога рәхмәт белдергән. Хәбәрдә, Изге китап Җәмигъ мәчете музее экспозициясендә лаеклы урын алачак, дип искәртелә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100