news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе юбилеенда танылган артистлар чыгыш ясаячак

Бәйрәм уңаеннан, 14 ноябрь көнне "Белемгә юл - Аллаһыга юл" дип исемләнгән бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк.

Мәскәү Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе юбилеенда танылган артистлар чыгыш ясаячак
архив/Рамиль Гали
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәү Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә эшли башлауга ноябрь аенда 30 ел тула. Шул уңайдан, 14 ноябрь көнне танылган татар артистлары катнашында  "Белемгә юл - Аллаһыга юл" дип исемләнгән бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта чараның рәсми сайтында хәбәр ителә.  
 
Кунаклар каршында Россия Мөфтиләр шурасы җитәкчелеге, мәдрәсә тәмамлаучылар, Россия мәчетләре имамнары, танылган артистлар чыгыш ясавы көтелә. Әлеге исемлектә Ренат Ибраһимов, Филүс Каһиров, Ильяс Халиков, Айрат Сафин, Хадис Сабиев, Радик Яруллин, Камил Фәхретдинов, Азат Бикчурин  һ.б җырчылар бар. 
 
Тамашачылар өчен үзенчәлекле сюрпризлар әзерләнә. Шулай ук мәдрәсәнең 30 еллыгына багышлап уздырылган фотосурәтләр бәйгесенә дә нәтиҗәләр ясалачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot