news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе җитәкчесенә Дуслык ордены тапшырдылар

«Конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга өлеш керткән өчен» Җәгъфәр Фәйзрахманов дәүләт бүләгенә лаек булды.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе директоры Җәгъфәр хаҗи Фәйзрахмановны Дуслык ордены белән бүләкләделәр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

"Мәскәү Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе директоры Җәгъфәр Ярулла улына туган көнендә югары дәүләт бүләге - Дуслык ордены тапшырылды. Җәгъфәр хаҗи Фәйзрахмановны мәдрәсә хезмәткәрләре коллективы җылы котлады", диелә хәбәрдә.

Мәскәү мэры Сергей Собянинның бүләкләү указында «Конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга өлеш керткән өчен» дип язылган.

Җәгъфәр хаҗи Фәйзрахмановны Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәйх Равил Гайнетдин котлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot