news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү метросында поезд астына эләккән Чаллы кешесе исән калган

Поезд узганда ул рельслар арасында ятып кала.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Чаллы кешесе Мәскәүдә метро поезды астына эләккән. Ул исән калган. Бу турыда башкала метрополитены буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән "Ройссийская газета" хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл"Арбатская" станциясендә була. Чаллыдан килгән 37 яшьлек ир-атның аягы таеп китә һәм ул тимер юлга егыла. Поезд узганнан соң, фаҗига шаһитлары аны рельслар арасында яткан килеш күреп ала. Табиблар буыннар тартылуы һәм бәрелүләр генә булуын ачыклый.

Чаллы кешесе бу хәлгә кадәр документларын югалткан була. Кайгыдан өч литр сыра эчә, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100