news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү метросында 17 яшьлек егет поезд астында калып һәлак булган

Егет метро станциясендә поезд килгән вакытта состав юлына ялгыш егылып төшкән.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген 17 яшьлек егет Мәскәүдә “Щукинская” метро станциясендә поезд астына эләккән. Бу хакта “Российская газета” яза.

Егет метро станциясендә поезд килгән вакытта рельсларга егылып төшкән. Ул нәкъ состав юлына туры килгән. Кизү торучы полиция хезмәткәрләре "Ашыгыч ярдәм" чакырган, әмма егет фаҗига урынында ук үлгән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре машинисттан һәм шаһитлардан сораштырган. Егетне берәү дә төртеп төшермәгән.

Фаҗига 9 сәгать 8 минутта булган. “Октябрь кыры” һәм “Спартак” станцияләре арасында поездлар хәрәкәте бер сәгатькә туктатылып торган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100