Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү мөселманнарының Тарихи мәчете үз сайтын булдырды
Мәскәү мөселманнарының Тарихи мәчете үз сайтын булдырды
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Интернет челтәрендә Мәскәүнең Зур Татар урамы, 28 нче йортта урнашкан (Новокузнецкая метросы) Тарихи мәчетенең үз сайты пәйда булды, дип белдерә Ислам яңалыклары.
Мәчетнең тарихы мондый: 1816 елның август аенда Макай Абдулов, Надран Измайлов, Мирза Ради Наүрузов һәм Абдулла Үзбәков кебек бер төркем Мәскәү мөселман сәүдәгәрләре Император галиҗәнапларына Мәскәүдә таш мөселман мәчете төзү турында үтенеч язуы бирәләр. Әмма манаралы һәм барлык атрибутлары булган мәчетне рәсми төстә төзү турында хөкүмәт тарафыннан рөхсәт бирелми. Мөселманнарга тик шәхси йортларда нгамаз уку, я булмаса, гыйбадәт кылу өчен аерым йорт сатып алырга тәкъдим ителә, «чөнки Мәскәүнең үзенең эчендә мәчет төзү төрле имеш-мимешләргә сәбәп булачак (1817 ел 21 февраль, кенәз Голицынның граф Тормасовка хаты). Ләкин 1823 елның азагында мөселман татар җәмгыяте сәүдәгәр Хашалов биләмәләрендә гыйбадәтханә төзергә рөхсәт ала, тик ул «мәчет дип аталмаска..» һәм «хәтта башка гади өйләр шикелле күренсә дә, бина тыштан мәчетне берничек тә хәтерләтмәскә тиеш» була.
Тарихи мәчетнең тышкы кыяфәте безнең көннәрдә генә заманча төс ала.
Яңа сайтның бурычы – мөселманнарны агарту, халыкны Тарихи мәчет мөселман җәмгыяте тормышы белән таныштыру. Якын араларда анда Мәскәү мөселманнары өчен намаз уку вакытлары күрсәтелгән расписание урнаштырылачак.
Тарихи мәчетнең сайтын www.manar.ru, www.takbir.ru, www.masjid.ru адреслары буенча табып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз