news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү мөселманнары Сирия качакларына гуманитар ярдәм җыйган

Безнең акция Сирия мөселманнарына гына түгел, ә медикаментлар, гомумән, кешеләрчә игътибар кирәк булган һәркемгә адреслана, дип белдерә Мәскәү мөфтие.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү мөселманнары җәмгыяте Сирия качакларына 6 миллион сум гуманитар ярдәм җыйган, якын арада ул Ливанга тапшырылачак. Бу турыда Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Аләутдинов РИА Новости мәгълъмат агентлагына хәбәр иткән.

"Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм "Зәкят" фонды "Изгелек белән бүлеш!" акциясенә кушылырга чакырды. Акция Ливанда барган сугыштан качарга мәҗбүр булган качакларга ярдәм итүне күздә тотып оештырылды. Социаль челтәрләрдә дә, дин тотучылар арасында да аңлаттык. Кыска гына вакыт эчендә 6 миллионнан артык акча җыелды", — дип сөйләгән Аләутдинов.

Шушы көннәрдә Аләутдинов җитәкчелегендәге делегация Бәйрутка гуманитар ярдәмне Ливан-Сирия чик буендагы качакларга тапшыру өчен очачак.  

"Безнең визит тынычлык һәм гуманизм визиты, Россия ярдәм кирәк булучыларга, ул ил кайда гына булмасын, булыша һәм булышачак та. Безнең акция Сирия мөселманнарына гына түгел, ә медикаментлар, җылы киемнәр һәм, гомумән, кешеләрчә игътибар кирәк булган һәркемгә адреслана", — дип йомгаклаган сүзен Мәскәү мөфтие.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100