Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен тантаналы төстә билгеләп үтте
Мәскәү мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен тантаналы төстә билгеләп үтте
(Мәскәү, 2 апрель, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Кичә Мәскәү төбәге мөселманнары Мәүлид ән-Нәби – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне бәйрәмен билгеләп үттеләр. Россия мөфтиләр Шурасы һәм «Өмет» мәдәни-мәгариф фонды тарафыннан оештырылган тантана «Останкино» телеүзәгенең «Королевский» концерт залында үтте.
Тантанага җыелган халыкны барлык мөселманнар өчен дә әһәмиятле булган бу дата белән Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин котлады. Чарада дин әһелләре генә түгел, ә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе татар-башкорт җәмгыятенең кеүпсанлы вәкилләре: РФ Дәүләт һәм Мәскәү шәһәр Думасы депутатлары, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, гади халык һәм чит ил кунаклары катнашты.
Мәскәүгә шулай ук Төркиядән дә зур делегация килгән. Делегация Мөхәммәд пәйгамбәргә кагылышлы уникаль экспонатлар һәм Аллаһының соңгы илчесе турында документаль фильм китергән. Экспонатлар концерт залының фойесында урнаштылыган иде.
Төркия кунаклары сәхнәдән торып чыгыш ясадылар. Тантана Истанбул Үзәк мәчете имамы, Коръне яхшы белүче Суат Гезтокның азан әйтүе белән башланып китте. Ул үзенең искиткеч моңлы тавышы белән Коръәннән берничә сүрә укыды. Аннары тагын Мөхәммәд пәйгамбәр истәлегенә һәм барлык тамашачылар игътибарына Төркия осталары «сем» биюен башкардылар. Бу искиткеч, кырык минутка якын барган биюдә, өч ап-ак киемгә киенгән биюче милли уен кораллары уйнаган көйләргә бии.
Бөек мөселман бәйрәменә үзләренең музыкаль бүләкләрен Наилә Фатехова җитәкләгән «Мәдинә» ансамбле, Дагыстанның яшь җырчылары Разия һәм Изумруд, «Серло» чечен фольклор-этнография студиясе, җырчылар Ренат Ибраһимов һәм Роза Хәбибуллина да алып килгән. Алар дини темага, Пәйгамбәр турында җырлар – мөнәҗәтләр башкардылар. «Королевский» сәхнәсеннән яшь нәфис сүз осталары шулай ук Пушкинның «Подражание Корану» һәм Тукайның «Китап» әсәрләрен укыдылар.
Кичәдә халыкка «Мөхәммәд пәйгамбәр – дөньялар өчен шәфкатьлелек» 1 Бөтенроссия шигъри конкурсының нәтиҗәләре җиткерелде. Конкурс ел башында игълан ителгән иде һәм ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланды. Жюри рәисе, язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Нәзифә Кәримова иң яхшы шигырь өчен ярышта сиксәннән артык яшь шагыйрь катнашты, дип белдерде. Әсәрләр Россиядән генә түгел, ә Интернет аркылы, хәтта, Әзәрбәйҗаннан, Белоруссиядән дә килгән. Шуңа күрә әлеге конкурсны халыкара дип әйтеп була. Конкурс исеменә зур-зур поэмалар да юллаганнар. Бер яктан бу шатландырса, икенче яктан бәйгедә татарларның бик аз катнашуы көендергән.
Шулай булуга да карамастан, жюри әгъзалары беренче урынны Мәскәүдән татар шагыйре Ринат Бикмәмәтәвкә биргән. Тик беренче урын аңа ул татар булган өчен түгел, ә талант иясе булганы һәм бик яхшы әсәре өчен аңа бирелгән. Аның шигыре дә «Пәйгамбәр турында» дип атала. Аның шигырен сәхнәдән Йолдыз Сәмитова укыды.
Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин Ринатка җиңүче дипломын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Икенче, өченче урыннар алган конкурсапнтлар да дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз