news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү һәм Санкт-Петербургта узачак бәйрәм чараларында Татарстан ветераннары да катнаша

Ветераннар Казаннан 6-7 май көннәрендә китәчәк

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 6-7 май көннәрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан ветераннарының ике төркеме Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербургка юл тотачак. Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкаручы Азат Галиәхмәтов ветеран оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда әнә шул хакта хәбәр итте.
“Мәскәү” делегациясе составына 6 ветеран керә, аларны Казан, Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән шәһәрләре һәм Саба муниципаль районы вәкилләре озата барачак. Делегацияне Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов җитәкли. “Петербург” делегациясенә исә 5 Бөек Ватан сугышы ветераны керә, аларны Казан, Әлмәт, Азнакай, Алабуга шәһәрләре һәм Югары Ослан районы вәкилләре озата барачак. Делегациянең җитәкчесе итеп Әлмәт шәһәре һәм районы Ветераннар советы рәисе Фазыл Хуҗиәхмәтов билгеләнгән.



news_right_1
news_right_2
news_bot