news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү мөфтие Рөстәм Миңнехановны исламны торгызудагы хезмәте өчен медаль белән бүләкләде

Әлбир Крганов Рөстәм Миңнехановка халкыбызның рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре үсешенә зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Мәскәү һәм Россия Үзәк төбәге мөселманнарының Диния нәзарәте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны “Исламны рухи-әхлакый яктан торгызуда керткән хезмәт өчен” медале белән бүләкләде. Бу хакта ИНТЕРФАКС хәбәр итә.

"Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән халкыбызның рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре үсешенә зур өлеш керткән өчен Сезгә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Милли һәм дини берләшмәләрнең, иҗтимагый оешмаларның һәм дәүләт хакимияте органнарының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә без Ватаныбызда тынычлыкта һәм татулыкта килешеп яшибез”, - диде Чабаксарда узган тантанада мөфтиләр шурасы башлыгы Әлбир Крганов.

Президентны бүләкләүне шәрехләп, ислам белгече Роман Силантьев, бер ел элек илдә шундый типтагы беренче уку йорты булган Болгар ислам академиясе ачылышын билгеләп узды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot