Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү мөфтие Казан эшмәкәрләрен Forbes исемлегендә күрергә теләвен әйтте
Казанның яшь эшмәкәрләре Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Аляутдинов белән очрашты.
(Мәскәү, 6 июнь, "Татар-информ", Римма Гомәрова). Казанның "Бизнес Урда" яшь татар эшмәкәрләре клубы Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Аляутдинов белән очрашты.
Очрашу татар эшмәкәрләренең Мәскәүгә сәяхәте кысаларында уза. Сәяхәт идеясы авторы — "Бизнес Урда" резиденты, яшь эшмәкәр Илнур Сәмигуллин.
Ике көн дәвам иткән сәфәр Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә башланып китте. Тарихчы Марат Сәфәров Казан кунакларын мәчетнең архитектурасы, төзелү тарихы белән таныштырды. Аның әйтүенчә, Мәскәүдә Казан кирмәнендәге Сөембикә манарасының ике күчермәсе бар: берсе — Җәмигъ мәчете архитектурасында, икенчесе исә Казан вокзалы фасадында. Тарихчы кунакларга Ислам тарихы музеенда көмеш платиналарга күчерелгән Коръән, Мәккәдән китерелгән каббә кисвәсе, һәм башка тарихи экспонатларны күрсәтте, гарәп әлифбасының "Казан басмасы" үзенчәлекләрен аңлатты.
Бу очрашуның икенче өлеше мәчетнең конференцияләр залында узды — яшь эшмәкәрләр Мәскәү мөфтие, Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Аляутдинов белән очрашты. Яшьләргә нәсыйхәт укудан тыш, имам эшмәкәрләрнең дини кыйммәтләргә булган ихтирамын хуплады: "Киләчәктә сезнең исемнәрне Forbes исемлегендә күреп, куанырга язсын", дип рухландырды, яшь эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.
Очрашу ахырында эшлекле сәфәрне оештыруда күрсәткән ярдәме өчен Рәсәй мөфтиләр шурасының яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Исмәгыйль Гиндуллинга "Бизнес Урда" клубы исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. Казан эшмәкәрләренең сәфәре Мәскәүдәге сәфәре ике көн дәвам итте. Мәскәүдәге татар эшмәкәрләре белән очрашудан тыш, казанлылар "Яндекс" офисында, "Рамазан" чатырында кунакта булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз