news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү мәдәният үзәгендә балалар өчен җәйге ислам курслары ачарга ниятлиләр

Җәйге ислам курсларында балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтәчәкләр.

(Казан, 28 май, “Татар-информ”). 2018 елның җәендә Мәскәүдә “Бүләк” (“Дар”) мәдәният үзәгендә балалар өчен “Үз динемне беләм” дини-агарту дәресләре уздырырга җыеналар. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Дини дәресләрдән тыш, биредә балаларга өстәмә программа тәкъдим ителә.

7дән 12 яшькә кадәрге балаларны ислам дине нигезләре, уеннар, музейларга сәяхәтләр көтә. Аларны ике тапкыр хәләл ризык белән тукландыру каралган.

Дәресләр иртәнге 10нан кичке 6га кадәр барачак. Дәресләр җәй дәвамында өч тапкыр: 28 майдан 15 июньгә, аннан 18 июньнән 29 июньгә, өченче тапкыр 2 июльдән 13 июльгә кадәр узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot