news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Казанның яшь графиклары күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә төрле эшләр – каләм рәсемнән алып цифрлы китап иллюстрацияләренә кадәр күрсәтеләчәк.

(Казан, 5 февраль "Татар-информ"). 11нче февральдә Казанда «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Казанның яшь графиклары күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозиция графиканың заманча формаларына багышланган һәм 50дән артык яшь рәссам, иллюстратор һәм архитектор эшен үз эченә ала.

Күргәзмәдә төрле эшләр – каләм рәсемнән алып цифрлы китап иллюстрацияләренә кадәр күрсәтеләчәк.

Экспозиция 11нче февральдә 18.00 сәгатьтә ачыла һәм 8нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot