news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Рөстәм Миңнехановны юбилее белән тәбрикләде

Бүген Татарстан Республикасы Президентының 60 яшьлек юбилее.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм.

Үткән еллар эчендә Сез инженердан алып Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кадәр шактый авыр юл үттегез. Шунысы куанычлы, Сезнең җитәкчелектә илебезнең төрле милләт һәм төрле диндге халыклары дус һәм тату яшәүче бу мөһим төбәге социаль-икътисадый, шулай ук мәдәни яктан да уңышлы үсә.

Сезнең Татарстан митрополиясенә, аның җәмгыять өчен мөһим проектларына инициативаларына игътибарыгыз өчен, шулай ук Казан руханилар семинариясенә, Рус Православие Чиркәве храмнарына һәм монастырьларына күрсәткән ярдәмегез өчен аерым рәхмәтемне белдерәсем килә.

Сезнең казанышларыгызны игътибарга алып һәм 60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан, Сезгә «Слава и Честь» (II дәрәҗә) орденын бүләк итү бик күркәм булыр, дип уйлыйм.

Сезгә рухи көч һәм Татарстанның барлык халкы хакына башкарылган эшләрегездә уңышлар телим», - диелгән котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100