news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсеннән Фәрит Мөхтәсәров: Татар оешмалары җитәкчеләренә бердәмлек җитми

Өлкәдәге татар мәдәни-милли мохтарияте җитәкчесе фикеренчә, төбәкләрдә татар оешмалары үзләрен күрсәтергә дип тырышырга түгел, ә берләшеп эшләргә тиешләр.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Мәскәү өлкәсе татар мәдәни-милли мохтарияте җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров фикеренчә, төбәкләрдәге татар җитәкчеләренә бердәмлек җитми. Бүген Милли Шура утырышында ул төбәкләрдәге татарларны берләштерү өчен килешү кабул итәргә тәкъдим итте һәм бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать җиткерде.

«Татар дөньясында җитәкчеләр бик күп. Татар барда хәтәр бар, диләр. Төрле төбәкләрдә, әйтик, Мәскәү өлкәсендә, Мәскәүдәге татар оешмаларына бердәмлек җитми. Минемчә, конгрессның башкарма комитеты татарларны берләштерә торган система булдырырга тиеш», — диде Мөхтәсәров.

Мәскәү өлкәсе татарлары лидеры фикеренчә, төбәкләрдә берничә татар оешмасы булса, алар һәрберсе аерым-аерым эш күрсәтергә омтыла. «Эшне берләшеп алып барырга кирәк», — диде ул.

Әгәр дә татар конгрессы тарафыннан бер система, мотивация булса, димәк, безнең уңышлар да яхшырак күренәчәк, дип саный Мөхтәсәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100