news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсенең Татар үзәге җитәкчесе губернатор премиясенә лаек булды

Фоат Солтанов 1 млн сум күләмендәге премия акчасын хәйриячелеккә тотачак.

Мәскәү өлкәсенең Татар үзәге җитәкчесе губернатор премиясенә лаек булды
Мәскәү өлкәсенең Татар милли үзәге

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсенең Татар милли үзәге рәисе һәм «Татарстан якташлыгы» төбәк иҗтимагый җәмгыятенең башкарма директоры Фоат Солтанов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевның «Без янәшә» премиясе лауреаты булды. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәскәү өлкәсе җирлегендә иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен «Волонтерлык һәм хәйриячелек» номинациясендә премиягә лаек булды.

Губернатор премиясенә Мәскәү өлкәсендә яшәүче 180 кеше лаек булган. Аларга дипломнар һәм 1 млн сум акча тапшырылачак.

Фоат Солтанов бу акчаларны хәйрия максатларында тотачагын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100