news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендә «Йолдызлар яңгыры» яшьләр фестивале узачак

Быел фестиваль икенче тапкыр үткәрелә. Чарада теләгән һәркем катнаша ала.

Мәскәү өлкәсендә «Йолдызлар яңгыры» яшьләр фестивале узачак

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). 10-11 август көннәрендә Мәскәү өлкәсендә «Йолдызлар яңгыры» яшьләр фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел фестиваль икенче тапкыр үткәрелә. Чарада теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен форманы тутырып, теркәлү узарга кирәк.

Фестиваль Сергиев Посадтан ерак түгел, «Кочевник» этнопаркында узачак.

Фестиваль программасында: татарча волейбол турниры, “Чикләвек” интеллектуаль уен-квизы, татар мафиясе уены буенча турнир, «Имамнан сора» акциясе, Hand made ярминкә, КВН мәктәбе, ораторлык сәнгате буенча мастер-класс, Экоквест, мәчеттә бәйрәм намазы, чакырылган спикерларның чыгышлары, Tatar Speaking Club, җәядән ату, көймәләрдә йөрү, «Кочевник» технопаркы буенча экскурсия, балалар программасы, йолдызлы күк астында дискотека, милли бию буенча мастер-класслар һ.б.

news_right_1
news_right_2
news_bot