news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсендә татар телендә Яңа ел кичәсе булды

Яңа Мәскәү шәһәрендә татар милли-мәдәни автономиясе балалар һәм өлкәннәр өчен татар һәм рус телләрендә Яңа ел бәйрәме оештырды.

 Мәскәү өлкәсендә татар телендә Яңа ел кичәсе булды
tatar-congress.org

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсенең Яңа Мәскәү шәһәрендә татар милли-мәдәни автономиясе балалар һәм өлкәннәр өчен татар һәм рус телләрендә Яңа ел бәйрәме оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт 28 декабрь көнне Үзәк шәһәр китапханәсендә узды. Яңа Мәскәү, Венев, Узловой шәһәрләре балалары милли мәдәниятне чагылдырып, шигырьләр сөйләде, җырлады, сәхнә әсәрләре күрсәтте.

Бәйрәмдә сәламләү сүзе белән иҗтимагый оешмага нигез салучы һәм аның рәисе Фазыл Насыйбуллин чыгыш ясады. Ул күп кенә талантлы кешеләрне милли-мәдәни автономия берләштерүен, алар үзләренең төрле сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алуларын әйтте.

Концерт барган залда татар халкының тормыш-көнкүрешен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.

Кичә ахырында Кыш бабай белән Кар кызы барлык чыгыш ясаучыларны татлы бүләкләр белән бүләкләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100