news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендә Сабантуйга әзерләнәләр

Бәйрәмдә Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). 24 июньдә Мәскәү өлкәсендә “Сабантуй-2018” XVIII милли-мәдәни бәйрәмгә әзерләнәләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Шулай ук бәйрәм кунаклары конкурслар, уеннар, милли сувенирлар ярминкәсендә катнаша ала. Бәйрәмдә иң төп ярышларның берсе - билбаулы көрәш тә үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot