news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсендә Сабан туе узачак шәһәр һәм көн билгеле булды

Гадәт буенча, Сабан туе алдыннан аңа әзерлек чаралары узачак.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Мәскәү өлкәсендә яшәүче татарлар Сабан туена әзерләнә. Быел милли бәйрәм 23 июнь көнне Сергиев Посад шәһәрендә узачак. 
 
Бу хакта өлкә татарлары милли-мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Гадәт буенча, Сабан туе алдыннан аңа әзерлек чаралары узачак. Мисал өчен, апрель-май айларында - билбау көрәше кагыйдәләренә өйрәтү буенча семинар, укучы балалар арасында "Сабан туе- шаяннар һәм җитезләр бәйрәме" рәсемнәр конкурсы, Татарстан Республикасы рәссамнары күргәзмәсе, "Татар кызы-2018" бәйгесенә сайлап алу һ.б. чаралар уздыру көтелә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100