news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсендә мөселман хатын-кыз иренә икенче хатын эзли

Беренче көнне үк икенче хатынлыкка 17дән 40 яшькә кадәрге 50дән артык теләк белдергән.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсеннән яшь мөселман хатыны Нәргизә Тлеумбәтова иренә икенче хатын эзли.

Интерфакс хәбәр итүенчә, ул ире күп хатын белән зур гаилә корып яшәргә теләк белдергәч бу адымга барган.

Ислам җәмгыяте вәкилләре гаиләне тулыландыруның мондый ысулын хупламаган.

Нәргизәнең ире Сергей исемле рус егете, ул ислам динен кабул иткән. Туйга ике көн кала кәләшенә берничә хатын белән яшәргә җыенуы турында әйтә.  

«Ирем зур гаиләдә яшәргә һәм балаларның күп булуын тели. Бу теләкне мин хөрмәт итәм. Һәм, мөгаен, без ике генә хатын түгел, ә берничә булырбыз. Гаиләдә берничә хатын булу ир-атны зина кылудан коткара», - ди хатын-кыз.

Хәбәр әйтелгәнчә, беренче көнне үк икенче хатынлыкка 17дән 40 яшькә кадәрге 50дән артык теләк белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100