Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү өлкәсендә мөселман галимнәренә багышланган экспозиция ачылган
Ул National Geographic чыгарган «Мең һәм бер уйлап табу: мөселман цивилизациясенең үлемсез мирасы» китабы буенча әзерләнгән.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Химки шәһәр округының мөселман үзәгендә «Мөселман галимнәренең дөнья цивилизациясенә керткән өлеше» дигән экспозиция ачылды.
Экспозиция National Geographic чыгарган «Мең һәм бер уйлап табу: мөселман цивилизациясенең үлемсез мирасы» китабына нигезләнә. Басма 2016 елда нәшер ителгән һәм укучыларда зур кызыксыну уяткан, дип хәбәр итә Россия мөфтиләре берлеге сайты.
Мөфти Рушан Аббясов Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.
Кунаклар тәкъдим ителгән экспозициягә югары бәя бирде һәм мондый чараларның мәдәни алмашка һәм бер-береңне аңлауга ярдәм итүен бертавыштан расладылар. Катнашучылар чараның яшьләргә яхшы үрнәк булуын, күп милләтле һәм күп динле җәмгыятьтә дуслыкны ныгыту чарасы булуын ассызыклады.
«Мөселман галимнәренең дөнья цивилизациясенә керткән өлеше» дигән экспозициядә 50 эш урын алган, алар кешелек дөньясына һәм бүгенге тормышка йогынты ясаган фәнни белем һәм технологияләр үсешен күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз