news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәү өлкәсендә "Җәлил укулары" узачак
Чара тумышы белән Татарстаннан булган шагыйрь Стас Бакаевның "Молодежь - национальное достояние России" авторлык проекты кысаларында уздырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 18 февраль, "Татар-информ"). 20 февраль көнне Мәскәү өлкәсенең Коломенский шәһәрендә "Җәлил укулары" узачак. Бу хакта Мәскәү өлкәсе татар мәдәни үзәге хәбәр итә.
Чара тумышы белән Татарстаннан булган шагыйрь Стас Бакаевның "Молодежь - национальное достояние России" авторлык проекты кысаларында уздырыла.
"Җәлил укулары" Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил (1906-1944) туган көне уңаеннан үткәрелә. Быел, 15 февраль көнне шагыйрьнең тууына 113 ел тулды.
Билгеле булганча, быелдан "Җәлил укулары" халыкара дәрәҗәдә узды. Конкурста 25 яшькә кадәр дүрт меңләп кеше катнашкан.
Чара Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен иҗади мирасын популярлаштыру, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыруны максат итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot