news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсендә корбан чалу урыннары билгеле булды

Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте өлкә хакимияте һәм муниципаль берәмлекләр администрациясе белән берлектә бәйрәм намазы оештыра.

Мәскәү өлкәсендә корбан чалу урыннары билгеле булды
Султан Исхаков/архив

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте өлкә хакимияте һәм муниципаль берәмлекләр администрациясе белән берлектә бәйрәм намазы һәм корбан чалу урыннары оештырачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Корбан чалу урыннары:

Балашиха шәһәр округы, Яңа Милет авылы, Яңа Милет шоссесы, 5А корылмасы
Богородский шәһәре округы Псарьки бистәсе (ферма)
Домодедовский шәһәр округы, Ям авылы
Домодедовский шәһәр округы, Старосьяново авылы, 4 (ферма)
Домодедовский шәһәр округы, Купчинино авылы, терлек чалу бинасы
Пушкинский шәһәр округы, Митрополье авылы, Софрино шәһәре
Пушкинский шәһәр округы, Пушкино шәһәре, Луговая, 6
Солнечногорский шәһәр округы, Ожогино авылы, шәхси терлек чалу бинасы
Химки шәһәр округы, Лихачев шоссесы, 10, ООО «Партнер»
Чехов шәһәр округы, Столбовая бистәсе, Тынычлык урамы, 1 нче корылма
Чехов шәһәр округы, Репниково авылы, Центральная урамы 27
Щелково шәһәр округы, Большие Жеребцы авылы, СПК «Ромашка»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100