news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендә Корбан бәйрәмен билгеләп үтү өчен 50гә якын мәйданчык әзерләнә

Мәйданчыклар 36 муниципаль берәмлектә оештырылачак.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсендә 11 августта Корбан бәйрәмен билгеләп үтү өчен 50гә якын мәйданчык ачылачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Мәскәү өлкәсе Хөкүмәтенең социаль коммуникацияләр буенча министры Ирина Плещевага сылтама белән хәбәр итә.

«2019 елның 11 августында Мәскәү өлкәсе территориясендә Корбан бәйрәмен билгеләп үтү өчен 50гә якын мәйданчык ачылачак», - диде Плещева.

Ул мәйданчыкларның 36 муниципаль берәмлектә оештырылуын искәртте.

Узган елда Мәскәү өлкәсендә Корбан бәйрәмен үткәрү өчен 34 муниципаль берәмлектә 39 мәйданчык оештырылган иде.

  • Корбан бәйрәме мөселман ай календарендагы 12нче айның унынчы көнендә билгеләп үтелә һәм мөселманнарның Мәккәгә хаҗ кылуы тәмамлануын аңлата. Корбан бәйрәме мәчетләрдә вәгазь уку һәм иртәнге намаз белән башлана, корбан чалу бәйрәмнең иң югары ноктасы булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot