news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсендә "исерек" малайны бәрдерүдә гаепле хатын-кызны суд сак астында калдырган

Алты яшьлек малайның үлеменә китергән юл һәлакәте 2017 елның апрелендә булган иде.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Мәскәү өлкәсе суды Балашиха шәһәрендә "исерек" малайны – алты яшьлек Алексей Шимконы бәрдерүдә гаепләнүче Ольга Алисованы кулга алуны законлы дип тапкан. Бу хакта RT хәбәр итә.

Үлемгә китергән юл һәлакәте 2017 елның апрелендә булганы мәгълүм. Ольга Алисова «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чарасы эксплуатациясен бозу» маддәсе буенча гаепләнә. 26 июльдә җинаять эшен тикшерү тәмамланган һәм ул судка җибәрелгән. Бүген кулга алыну буенча бирелгән шикаять каралган.

Мәскәү өлкәсе суды утырышында Ольга Алисова аның тормышындагы үзгәреш-хәлләргә массакүләм мәгълүмат чаралары гаепле, дип белдергән. «Мин судта массакүләм мәгълүмат чаралары катнашуын теләмим. Алар соңгы вакытта минем бөтен тормышымны бозды », – дигән ул һәм, нәтиҗәдә, журналистлар суд залыннан чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100