news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән Татарстан егете мәсхәрәгә түзә алмыйча частьтан киткән

Ул Казанга кайтып, хокук яклау оешмасына мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ») Россиянең Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә хәрби частьтә хезмәт иткән солдатны кыйнау фактын тикшерә, дип яза “Зона Права” басмасы.

25 яшьлек Михаил Егоров Казанның “Улларыбыз өчен” хокук яклау оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ул анда армиядә күргәннәре турында зарлана. Аның сөйләвенчә, егет Наро-Фоминск районының Калининец бистәсендә хезмәт иткән. Беренче ярты елы тыныч кына үткән. Ләкин октябрьдән башлап, аны монда кыйный башлыйлар. Башта күрше батарея командиры аңа чиләк ыргыта. Соңрак өлкән прапорщик йодрыгы белән суккан. 13 ноябрьдә кече сержант батареяда хезмәт итүчеләр каршында аның күкрәгенә сугып, үзенә бу гамәле өчен бернәрсә дә булмаячагын белдердергән, дип яза “Зона Права”.

Нәтиҗәдә, 14 ноябрьдә Михаил Егоров хәрби частьтән Казанга китеп, хокук яклау оешмасына мөрәҗәгать итә. Ул өлкән лейтенант, прапорщик һәм кече сержантка карата “Вазифа вәкаләтләрен көч кулланып арттыру” маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартырга сорый. Аның сүзләренчә, ул армиядән качып йөрергә җыенмый, бары тик алга таба да шундый мәсхәрәләүләрдән котыласы килә
 

news_right_1
news_right_2
news_bot