news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсендә хәрбиләр өчен «Татар ашлары көне»ндә бавырсак, пәрәмәч биргәннәр

Чараны Татарстанның Чистай районы хакимияте, дивизия командованиесе һәм Наро-Фоминск шәһәр округының татар җәмгыяте оештырган.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсендә Дүртенче гвардия танк Кантемиров дивизиясендә  хәрбиләр өчен узган «Татар ашлары көне»ндә һәр солдатка  чәк-чәк, бавырсак, кош теле һәм пәрәмәч бирделәр, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәге матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә әлеге дивизиядә Чистай районыннан чакырылган 16 егет хезмәт итә. Хәрби хезмәткәрләр бер полкның ашханәсенә җыелган. Егетләрне милли ризыклар белән сыйлаганнар.

Алар шулай ук татар ашларына багышланган китаплар һәм «Татарский мир» газетасы белән танышкан.

Соңыннан һәр солдатка татар милли ризыклары салынган пакет тапшырганнар.

Чараны Татарстанның Чистай районы хакимияте, дивизия командованиесе һәм Наро-Фоминск шәһәр округының татар җәмгыяте оештырган.

  • 2011 елдан Наро-Фоминск һәм Чистай – тугандаш шәһәрләр. Ике яклы килешү нигезендә, Чистай районыннан армиягә чакырылган егетләр Кантемиров дивизиясендә хезмәт итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100