news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендәге Дөнья чемпионаты базасыннан Месси үзе генә китеп барган

“Казан Арена” стадионында Аргентина 4:3 исәбе белән Франциягә оттырды.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Аргентина командасы һөҗүмчесе Лионель Месси Мәскәү өлкәсендә Бронницадагы команда базасыннан берүзе китеп барган. Бу хакта "L’Equipe" басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Моннан тыш, Гонсало Игуаин, Хавьер Маскерано, Серхио Агуэро һәм клубның башка футболчылары аерым киткән. Җыелма команданың калган әгъзалары 3 июльдә төнлә өйләренә кайтып китәчәк.

  • “Казан Арена” стадионында Аргентина 4:3 исәбе белән Франциягә оттырды. Шулай итеп Аргентина командасы футбол буенча Дөнья чемпионатында чыгышын тәмамлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot